Мондый куркынычсызлыкларны кисәтү максатыннан китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелеп килә. Чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсенең эчтәлеген китап укучыларга аңлату китапханә эшчәнлегенең бурычы булып санала. Шул уңайдан 23 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы ” дип исемләнгән әңгәмә –кичә үткәрелде. Бу чарада авыл яшьләре катнаштылар.