27 сентябрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты вәкилләре белән очрашу оештырылды. Очрашуны Ахметова Дания Загриевна, КИУ проректоры, Челнокова Татьяна Александровна, Горынина Вера Сергеевна, Игнатьев Артем Евгеньевич үткәрде. Алар укучыларны университетның эшчәнлеге, студентлар тормышы, әлеге уку йортына керү тәртибе белән таныштырдылар. Очрашу бик җанлы үтте, укучылар үзләре өчен күп файдалы мәгълъмат алдылар.