“Сәламәтлек-иң зур байлык!”

2017 елның 29 сентябре, җомга

    Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау безнең барыбызның да төп бурычыбыз. Шул уңайдан без балалар бакчасына фельдшер Фасхиева Наҗия апаны чакырдык. Ул үзенең чыгышында балаларга сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен аңлатты.

     Сәламәтлек-иң зур байлык. Балаларның яшьтән үк сәламәт булып үсүе бик мөһим. Сәламәтлек әле ул авырмау гына түгел, үзеңне тыныч, гармонияле итеп хис итү; башка кешеләргә карата мәрхәмәтле, яхшы мөнәсәбәттә булу.

    Борын – борын заманнардан ук кешеләр көндәлек очрашканда бер-берсенә сәламәтлек теләгәннәр. Халык мәкальләрендә дә “Сәламәтлек-иң зур байлык”, “Сәламәтлекне сатып алып булмый”, “Тазалык-саулык нигезе, саулык-байлык нигезе” дип әйтелә. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк.

    Сәламәт томыш рәвеше – кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтлелеген, рухи байлыгын, сәламәтлеген тәэмин итә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү.

    Сәламәт тормыш рәвешенең төп кагыйдәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1)      Иң мөһиме – үзеңне сәламәт тормыш рәвешенә көйләргә, сәламәт булырга тырышырга, көндәлек реңимны үтәргә;

2)       Чиста булырга, эш белән ялны аралаштырырга, сәламәтлекне ныгытуда табигать байлыкларын – кояш, һава, суны киң файдаланырга;

3)      Дөрес тукланырга өйрәнергә;

4)      Физкультура белән шөгыльләнергә;

5)       Үз хисләрең белән идарә итә белергә, тирә-юнь белән дустанә яши белергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International