ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

    15 сентябрь көнне, Максабаш авыл китапханәчесе Мингазова Л.В., Максабаш башлангыч мәктәбе укытучылары белән берлектә, 1-4 сыйныф укучыларына тантаналы төстә "Мәдәни көндәлек" тапшырды һәм аны тутыру кагыйдәләре белән таныштырып узды.

Анда, башлангыч сыйныф укучыларын мәдәни көндәлек белән таныштырып уздылар һәм тутыру тәртибен өйрәттеләр. Шулай ук  Татарстан Республикасының тарихи урыннарына багышланган презентация күрсәтелде. “Үз тарихын белгән – югалмас!” дигән китап күргәзмәсе куелды.

Кичәдә Сауш авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Шайдуллина С.С., Гимадиева Г.Т. һәм балаларның әниләре катнашты.

15 сентябрь  көнне,  “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Үзәк авыл китапханәсендә   китапханәче – Хаҗипова Ф.А. мәдәният дәресе үткәрде.   Чарада Үзәк урта мәктәбенең 39 башлангыч сыйныф укучысы катнашты. Соңыннан  һәр укучыга матур итеп  бизәлгән көндәлекләр тапшырылды. Укучылар аларга үзләре катнашкан чаралар, истәлекле урыннар турында  хатирәләрен язып барачаклар. 

Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни-укыту проекты кысаларында узды. Китапханәче Гөлфия Мухаметшина балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды.

Бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан,  15 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Рухи замандашыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә Кәрим Тинчуринның әсәрләре һәм аның  турындагы язмалар урын алды.

Һәр катнашкан бала  медальгә ия булды. Әлеге спорт чарасыннан барлык катнашучылар да  бик күпкә җитәрлек уңай эмоция һәм күтәренке кәеф алдылар.

15 сентябрь көнне   Саба районы Иске Икшермә авылы мәдәният йортында Теләче район мәдәният йорты үзешчәннәре “Бер очрашу - үзе бер гомер” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International