ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

16 сентябрьдә Теләчедә “Милләт кроссы – 2017” үткәрелде. Массакүләм узышларда безнең мәктәптән уннан артык спортсмен катнашты. Ике километрга кадәр дистанциядә җиңүче укучыларыбыз Нәҗметдинов Айзатны, Закирова Язиләне, Сафин Инсафны уңышлары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә зур уңышлар телибез!

19 нчы сентябрь көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов рәислегендә коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясы чираттагы утырышы узды.


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан,  15 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Рухи замандашыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә Кәрим Тинчуринның әсәрләре һәм аның  турындагы язмалар урын алды.

16 нчы сентябрь көнне Теләче районында шатлыклы вакыйга булды, район стадионы ачылды. Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов барлык катнашучыларны стадион ачу белән котлады һәм сәламәтлек , уңышлар теләде. Теләче урта мәктәбе укучылары стадион ачуда катнаштылар, матур спорт биюе һәм уеннар күрсәттеләр. 


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

16  сентября  2017  года  в с.Тюлячи состоялся массовый легкоатлетический забег  «Кросс Татарстана-2017».

         На старт забега вышли Глава района Ильдус Зарипов, руководитель аппарата Главы района Ильдар Мубинов, И.о.заместителя Руководителя Исполнительного комитета по соц.вопросам, начальник ОДМС  Артем Галеев, руководители учреждений, предприятий, организаций района  вместе с трудовыми коллективами, славы сельских поселений. детские сады, общеобразовательные школы района, пенсионеры.

         В 1 забеге на 500 метров стартовали дети от 5 до 10 лет, во 2 забеге дети с 11 лет и взрослое население района. Участникам, первым пришедшим к финишу, были вручены  медали.

Олы Мишә урта  мәктәбенең башлангыч  сыйныф  укучылары “Укучының мәдәни  көндәлеге” белән  танышу  өчен Олы  Мишә  авылы  китапханәсенә  кунакка  бардык. Анда  безне  чып-чын  Сөембикә- ханбикә, чиккән  алъяпкыч, чиккән  яулыклар  япкан  татар  кызлары һәм  урманнан  килгән  Куянкай  көтеп  тора  иде. Сөембикә- ханбикә  безгә  Казан  турында  сөйләде, ә  Куянкай  безнең  белемнәребезне  сынады, татар  кызлары безгә  кросссворд  чишәргә  ярдәм  итте. Авыл  китап ханәсендә  без  күп мәгълүмат  алдык. Бу кичә  бик  кызыклы  һәм файдалы  булды. Укучының  мәдәни  көндәлеген чын  күңелдән  тутырырбыз, илебезнең  тарихы  белән  ныграк  танышырбыз. Без Татарстаныбызны яратабыз, аның белән  горурланабыз.

16  нче  сентябрь көнне Баландыш төп  мәктәбенең   укучылары һәм укытучылары  “Кросс Наций -2017” ярышында катнаштылар. Бу массакүләм чарада  мәктәп яшендәге балалар да, оешма предприятия эшчеләре дә  активлык күрсәттеләр.

Югары Кибәхуҗа   урта  мәктәбендә   бәрәңге һәм яшелчәләр алу  буенча  зур  эш  башкарылды. Көн  матур,бар  тарафтан  көз  сулышы  бөркелә. Шуңа  да  укучылар  һәм  укытучылар  саф  һавада  теләп  эшләделәр. Укучылар  мәктәп янында үскән яшелчәләрне җыйнадылар,бакчаны тәртипкә китерделәр. Мәктәп  тирәсе  балаларның  шат  авазыннан   яңгырап  торды, ә бакчабыз кышка әзерләнде.

15 нче сентярбь  көнне Узәк  авылында яшәуче социалистик  хезмәт герое Кәримова  Гөлбикә  Гали кызы узенен  туган көнен билгеләп утте.  Шул унайдан Гөлбикә апага район  башлыгы  И.Ф. Зарипов  исеменнән тәбрикләмә  тапшырылды. Туган көн иясенә саулык- сәләмәтлек ,  бәхетле гөмер теләп калабыз.

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә “Ул кабызган утлар һаман янар” дип исемләнгән күргәзмә куелды.  Күргәзмәдә аның әсәрләре һәм мәкаләләре, истәлекләр  урын алды. Күргәзмә милли әдәбиятыбыз һәм театрыбыз тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International