Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Укучының мәдәни көндәлеге” белән танышу өчен Олы Мишә авылы китапханәсенә кунакка бардык. Анда безне чып-чын Сөембикә- ханбикә, чиккән алъяпкыч, чиккән яулыклар япкан татар кызлары һәм урманнан килгән Куянкай көтеп тора иде. Сөембикә- ханбикә безгә Казан турында сөйләде, ә Куянкай безнең белемнәребезне сынады, татар кызлары безгә кросссворд чишәргә ярдәм итте. Авыл китап ханәсендә без күп мәгълүмат алдык. Бу кичә бик кызыклы һәм файдалы булды. Укучының мәдәни көндәлеген чын күңелдән тутырырбыз, илебезнең тарихы белән ныграк танышырбыз. Без Татарстаныбызны яратабыз, аның белән горурланабыз.