ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Китапханәдә алар  өчен "Мәдәният дөньясына юл китапханәдән башлана " дигән исем астында библиографик дәрес узды.

Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г. катнаштылар.  Китапханәче башта укучыларны мәдәни көндәлек белән таныштырды. Сүз укытучыларга бирелде. Алар  укучыларны актив булырга өндәделәр һәм уңышлар теләделәр. Балаларга мәдәни көндәлек бирелде. Ахырда китапханәче укучыларга  күчтәнәч өләште.

Чара барышында китапханәче балаларга террорчылык һәм аның билгеләре турында сөйләде.

Дәрестә китапханәче Нәҗипова М. Х. балаларга "Мәдәни көндәлек"  проекты турында, Татарстаныбызның төп мәдәни һәм тарихи урыннары хакында тулырак сөйләп узды.

Китапханәче Газизова Рузалия балаларны Сөембикә - ханбикә, “Ак калфак” хатын кызлар оешмасы һәм  урманнан  килгән  Куянкай  белән берлектә Татарстаныбыз турында сөйләде һәм балаларны шушы конкурста актив катнашырга чакырып аларга “Мәдәни көндәлек” тапшырды. Укучының  мәдәни  көндәлеген тутырганда, илебез  тарихы  белән  ныграк  танышырбыз, дигән теләктә кичә тәмамланды.

15 нчы сентябрь көнне, Олы Нырсы гомумбелем бирү мәктәбендә, башлангыч сыйныф укучыларына  Олы  Нырсы авыл китапханәсе белән берлектә,  “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.  Укучыларны китапханә мөдире Гыйниятова Л.Г. көндәлекне тутыру  кагыйдәләре белән таныштырды.

15 сентябрьдә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары, авыл китапханәсе һәм Мәдәният  йорты хезмәткәрләре белән берлектә Бердәм мәдәни дәрес үткәрделәр. Бу чара “Укучының бердәм мәдәни көндәлеге”  Республика мәдәни – белем бирү проекты кысаларында , ТР Мәдәният министрлыгы, Мәгариф министрлыгы теләктәшлеге белән уздырыла. Чара барышында укучылар республикабызның мәдәни һәм тарихи урыннары буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар , авылдаш язучыбыз Фатих Хөсни музеенда булдылар.Соңыннан укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Республикабызның мәдәни мирасы белән таныштыручы мондый чаралар ел дәвамында үткәреләчәк.

15 сентябрь көнне, Алан авылы китапханәсендә,  «Укучының мәдәни көндәлеге” проекты нигезендә, Алан урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханәче балаларга әлеге  проект турында, аның белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты һәм республикабыздагы тарихи - истәлекле урыннар белән таныштырды.

Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни - укыту проекты кысаларында узды. Чара барышында балалар Татарстанның тарихи һәм мәдәни урынннары буйлап  “сәяхәт” кылдылар. Китапханәче Алсу Фаляхова балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды. Соңыннан,   катнашучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.

Очрашу,  Татарстан мәдәнияты турында сөйләшү белән башланып китте. Китапханәдә шушы көнгә багышлап эшләнелгән  «Культурное наследие Татарстана» исемле стендка нигезләнеп тарихи – мәдәни мираслар искә төшерелде.

Алга таба балалар “Мәдәни көндәлекнең” һәрбер бите һәм аны тутыру тәртибе белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International