Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г. катнаштылар. Китапханәче башта укучыларны мәдәни көндәлек белән таныштырды. Сүз укытучыларга бирелде. Алар укучыларны актив булырга өндәделәр һәм уңышлар теләделәр. Балаларга мәдәни көндәлек бирелде. Ахырда китапханәче укучыларга күчтәнәч өләште.