15 сентябрь көнне, Алан авылы китапханәсендә, «Укучының мәдәни көндәлеге” проекты нигезендә, Алан урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханәче балаларга әлеге проект турында, аның белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты һәм республикабыздагы тарихи - истәлекле урыннар белән таныштырды.