15 сентябрьдә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары, авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Бердәм мәдәни дәрес үткәрделәр. Бу чара “Укучының бердәм мәдәни көндәлеге” Республика мәдәни – белем бирү проекты кысаларында , ТР Мәдәният министрлыгы, Мәгариф министрлыгы теләктәшлеге белән уздырыла. Чара барышында укучылар республикабызның мәдәни һәм тарихи урыннары буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар , авылдаш язучыбыз Фатих Хөсни музеенда булдылар.Соңыннан укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Республикабызның мәдәни мирасы белән таныштыручы мондый чаралар ел дәвамында үткәреләчәк.