ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

В 2017-2018 учебном году ученики 5 класса Большемешинской средней общеобразовательной школы стали участниками образовательно-воспитательного проекта «Дневник безопасности школьника», который функционирует в рамках портала «Сакла». 1 сентября пятиклассники получили печатное издание под названием «Дневник безопасности школьника», которое представляет собой обучающий комикс с заданиями.Вся система продуктов портала «Сакла» может оказать педагогам большую помощь при подготовке тематических мероприятий.

Балалар күңелле бәйгеләрдә катнаштылар, эстафеталарда ярыштылар. Һәр бала әлеге чарада бүләкләр алып канәгать калдылар.

Ә тәмәке тартмау-ул яшәеш нормасы. Моннан ничек котылырга һәм булдырмый калырга соң? Иң элек тәмәкедән үзеңә баш тартырга,  иптәшләреңне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күндерергә, тәмәкенең зыяны турындагы  әдәбият укырга. Шуны күздә тотып, Айдар авыл китапханәсе яшь буында сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту, тәмәке тартуның кешенең эчке дөньясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлегенә төшендерү максатыннан  “Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян” дип исемләнгән буклет тәкъдим итте.

 1 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә бөтенроссия бәйрәме - "Белем көне" уңаеннан "Кеше тормышында белемнең әһәмияте" дип исемләнгән, яшь буынга тормышта үз урыннарын дөрес сайлауда булышу максатыннан, китапханәгә экскурсия үткәрелде.

Халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә торган бәйрәм. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Корбан гаете мөбарәк булсын!”дип исемләнгән күргәзмә ясалды.

Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсендә “Корбан гаете мөбарәк булсын!” дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Тәкъдим ителгән күргәзмәдә бәйрәмнең килеп чыгышы, аның традицияләре,  барлык туганнарны берләштерүче,  кешелекне иманга, сабырлыкка чакыручы бәйрәм булуы турындагы әдәбият урын алды.

3 нче сентябрь – Терроризмга каршы бердәм көрәш көне буларак билгеләп үтелә.Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә шул уңайдан,бүген-4 сентябрь көнне барлык классларга бердәм дәрес күрсәтелде. Бесландагы трагедия беркайчан да кабатланмасын. Сугышлар булмасын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International