2 нче сентябрь көнне, Баландыш мәдәният йорты директоры һәм авыл китапханәчесе белән берлектә, экология елы уңаеннан балалар белән "Табигать белән дус булыйк" дигән походка чыкканнар.
2017 елның 2 нче сентябрь көнендә Үзәк авылында яшәуче тыл ветераны Салихова Бибисара Кәримулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибисара апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
Тормышта көтелмәгән вакыйгалар булып кына тора. Килеп чыккан куркынычсызлыклардан балаларны саклау безнең төп бурычыбыз.Шул уңайдан ,буген 4 сентябрь,көнне янгын куркынычсызлыгын булдырмау өчен эшчеләр белән внеплановый инструктаж уздырылды, имзалар куелды. Балалар белән тәрбияче “Бурдан кала, уттан калмый” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдән соң төрле сорауларга җавап бирелде. Балаларга янгын чыкканда беренче нишләргә кирәклеге кат-кат аңлатылды.
С целью оказания правовой поддержки и обеспечения соблюдения прав граждан 6 сентября 2017 года Уполномоченный по правам человека в Республике Татарстан проводит телефонную «горячую линию» для населения по вопросам соблюдения прав инвалидов в Республике Татарстан в части обеспечения их техническими средствами реабилитации.
Бүген , 2 нче сентябрь көнне, Баландыш төп мәктәбенең барлык классларында да Беслан фаҗигасенә багышланган тәрбия минутлары үткәрелде.Чараның максаты булып башкалар кайгысын уртаклашу,замана проблемаларына ияреп бару һәм укучыларда патриотлык хисләре тәрбияләү тора.Дәресләр сценарийга нигезләнеп төзелгән презентацияләр рәвешендә алып барылды. Әңгәмәләрдән соң, һәр бала мондый фаҗигаләр башка булмасын, кабатланмасын иде дигән фикердә калды.