ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2 сентябрь иртәсе Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары өчен искә алу минуты белән башланып китте. Иртәнге линейка Бесланда һәлак булганнарга багышланган иде. Җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. укучыларга әлеге вакыйга хакында үзенең иҗтимагый фикерен җиткерде һәм башка беркайчан да мондый фаҗигалар кабатланмасын дигән теләген белдерде.

 1 сентябрь көнне , Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә шаулап “Белем бәйрәме”  үтте. «Белем көне»  һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана.Укучыларны бәйрәм белән тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде. Алар укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бу уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» дип аталды. Дәрес барышында укучылар икенче бөтендөнья сугышы буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.

1 сентябрь – Белем бәйрәме. Һәр ел саен , бу көнне, балалар җәйге яллардан сон, кулларына чэчэклэр тотып, сумкаларын асып мәктәпләргә килә. Баландыш төп мәктәбенә быел дүрт укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Балачак , бигрәк тә мәктәп еллары, кеше гомеренен иң күңелле мизгелләре ул. Бу нәниләр өчен дә шулай булса иде. Чөнки  бүген аларны котлар өчен Теләче мәгълүмат үзәге җитәкчесе Хузин Ленар Йосыпович, авыл җирлеге башлыгы Юсупов Рәшит Миннулловичлар килгән иде.Алар әлбәттә, берсе дә буш кул белән килмәгәннәр. Шулай ук авылыбызның  шәхси эшмәкәре Мөхәммәтшин Рөстәм абыйлары да нәниләрне котлап, чын күнелдән бүләкләде.

    1 сентябрь – Белем көне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән  Теләче муниципаль район башлыгы  И.Ф. Зарипов  , мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова,  транспорт һәм юл  хуҗалагы  министры урынбасары  А.Н. Усманов , район башкарма комитеты  җитәкчесе Р.Р. Нуруллин,  Теләче авыл советы җитәкчесе И.Х. Хамидуллин  һәм мәктәп директоры Р. Р.  Назипов  котлады. Безнең мәктәп бик күп мәртәбәле конкурсларда җиңү яулаган өчен грамоталар һәм  бүләкләргә лаек булды. Бәйрәм ачык дәресләр белән дәвам итте. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!

Олы Мишә урта мәктәбендә 1 сентябрь- Белем бәйрәме тантаналы линейка белән башланды. Мәктәп директоры Сафин Айнур Солтангали улы, килгән мөхтәрәм кунаклар беренче сыйныфларны, укучыларны, мәктәп коллективын яңа уку елы белән котлап, уңышлар теләделәр.Ә укучыларыбыз үзләренең рәхмәт хисләрен матур җыр, дәртле бию, сәнгатьле шигырьләре аша җиткерделәр. Бәйрәмнең күрке булып 1 нче сыйныфка укырга килүче 3 укучы булды. Алар тырышып укырга, илебезнең, Республикабызның ышанычлы алмашчылары булып үсәргә сүз бирделәр. Белем бәйрәме сыйныфларда узган ”Тынычлык дәресе” белән дәвам итте.

«Белем» көне  һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана. Ата-аналар да, мөгаллимнәр дә әлеге бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр. Бу уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» дип аталды. Дәрес барышында укучылар икенче бөтендөнья сугышы буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.

29 августта мәгариф бүлеге базасында укыту эшләре буенча директор урынбасарларының киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә яңа уку елы  алдыннан торган мөһим мәсьәләләр каралды: 2018 елда квалификация күтәрү моделе,  расписание һәм сайтлар төзү,  рус теле, математика һәм башлангыч сыйныфларда минимум кертү, укучыларны психологик-медик-педагогик комиссиягә әзерлек турында.

Әти – әниләргә һәм укытучыларга баларның диагнозыннан чыгып укыту процессын алып бару өчен киңәшләр бирелде.

Анда түбәндәге сораулар буенча фикер алышулар булды:җәйге чорга анализ,яңа уку елына әзерлек,яңа уку елына еллык план , эш графигы, перспектив планнар, мәктәп белән эшчәнлек планы, көнлек режим, шөгыльләр расписаниесе. Тәрбия эшләре буенча яңа уку елына максатлар һәм бурычлар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International