«Белем» көне һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана. Ата-аналар да, мөгаллимнәр дә әлеге бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр. Бу уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» дип аталды. Дәрес барышында укучылар икенче бөтендөнья сугышы буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.