2017 елның 2 нче сентябрь көнендә Үзәк авылында яшәуче тыл ветераны Салихова Бибисара Кәримулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибисара апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.