Бәйге республика күләм санитар-экологик ике айлык кысаларында үткәрелде.
«Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында, Алан авылы китапханәсендә, наркотиклар куллануга каршы көрәшкә чакыручы күргәзмә - почмак оештырылды. Бүгенге көндә иң актуаль булып саналган бу темага карата плакатлар, буклетлар , китаплар куелды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде.
“Кояшкай” лагере үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Бугенге көнне балалар авылны күзәтеп, тирә-як табигатьнең гүзәллегенә сокланып, аның чисталыгын тикшерделәр. Табигатьне саклау, чистарту темасына мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар чишелде.
Иртәнге аштан сон “Кояшкай”лагерена йөрүче укучылар Баландыш авылы мәчетенә экскурсия ясадылар. Район китапханәсендә эшләүче Фасхиева Р.М белән әңгәмә оештырылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Коннен икенче яртысында тәрбиячеләр болынга экскурсия оештырып, дару уләннәре белән таныштырдылар. Балалар ”Туган якның дару үләннәре” темасына викторина сорауларына җавап бирделәр.
17 июнь көнне наркоманиягә карата “Наркомания – чорыбыз афәте” дип исемләнгән әңгәмә – кичә үткәрелде. Бу чара мәдәният йорты белән берлектә үткәрелде. Китапханәче белән мәдәният йорты директоры яшьләргә наркоманиянең тормыш өчен ни дәрәҗәдә куркыныч чир булуы турында сүз алып бардылар.
Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы, китап фонды белән таныштырды, балалар өчен яңа кайткан китаплардан төзелгән “Китапларга каникул юк” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Һәр бала үзенә ошаган китапны яздырып өенә укырга алды.
Иң мөһиме, үзеңнен тирә - юннең чиста һәм матур булуы.
17 июнь көнне Баландыш авыл китапханәчесе Нәҗипова Миләүшә һәм китапханәдә эшләп килүче "Хәзинә" берләшмәсенең җитәкчесе Фасхиева Раилә балалар белән авыл мәчетенә экскурсия оештырдылар. Балалар мәчет белән таныштылар. Үзләренең белгән догаларын укыдылар, ислам дине кануннары белән таныштылар. Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турында белделәр.
16 нчы июньнән 18 нче июньгә кадәр Тукай муниципаль районында туризм буенча Республика Чемионаты булып үтте. Теләче муниципаль районы командасын Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Назипов җитәкләде. Өчкөнлек ярышларда актив катнашып, Теләче муниципаль районы командасы беренче урынны яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
В Федеральный закон от 22.05.2003 № 54-ФЗ «О применении контрольно-кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и (или) расчетов с использованием платежных карт» внесены поправки, которые с 15 июля 2016 года вступили в силу. Закон в новой редакции предусматривает передачу информации о расчете в момент его совершения через операторов фискальных данных на сервер ФНС России.