ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле стартлар, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, су ташу, түбәтәй  уеннарын аеруча яратып уйнадылар. Балаларының ярышканын карарга килгән әбиләр, әниләр аларга көч биреп тордылар. Ахырдан татлы ризыклар белән чәй эчтеләр.  

Для обращения в органы социальной защиты Республики Татарстан за получением мер социальной поддержки Вам предоставлена возможность подать заявление и получить  ряд государственных услуг полностью в электронном виде, без необходимости личного обращения в органы социальной защиты, на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru (далее – Портал).

Моның шулай булуына Үзәк аыл китапханәсенең яшь китап укучылары да ышандылар.

Уен барышында катнашучылар төрле темага мәкальләр искә төшерделәр, чара ахрында “Мәкаль юкка әйтелми” дигән темага рәсем конкурсы оештырылды.

Бу әдәби  кичәнең  мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Икенчедән, кеше балачагыннан ук  үзендә табигатькә сак караш  тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә  һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын  арттырып, берлектә яшәргә кирәк .

 

Ул безнең дөньябызны матурлый , туган илебезгә мәхәббәт һәм сакчыллык тәрбияли.  Табигатьнең могҗизалы  дөньясын чагылдырган әкиятләр балаларда зур кызыксыну уята. 17 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Тамчы” клубына йөрүче балалар өчен “Табигать әкиятләре буйлап” дип исемләнгән йолдызлы сәгать үткәрелде. Табигать турындагы  әкиятләр   әйләнә - тирә дөньяны яратырга, аңа игътибарлы һәм күзәтүчән булырга өндиләр.

      Саф һавада уйнау- балалар сәламәтлеге өчен бик кирәк. Уенда баланың шәхесе буларак формалашуы тирә-як белән аралашу аша тормышка ашырыла. Уен барышында баланың игътибарлыгы, хәтере, күзаллау дәрәҗәсе үсә, тормыш тәҗрибәсе арта. Балалар уеннарны күмәкләп уйнаганда, бер-берсе белән дуслыклары, яңа тормышка карашлары  ныгый.

 

Сабантуйда мәктәп балалары һәм шәһәрдән кунакка кайткан балалар да бар иде. Балалар бәйрәмдә актив катнаштылар. Алар капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү, канат тартышу һәм башка уеннарда катнаштылар.

Балаларның җәйге каникуллары, ә Алан авылы китапханәсендә - БИБЛИОҖӘЙ: уеннар, конкурслар, викториналар һәм, әлбәттә, күңелле аралашулар! Җәй айларында балаларга ял итәргә, көч тупларга, яңа дуслар табарга һәм күп китаплар укырга насыйп булсын  дигән теләк белән, 18 июнь көнне, балалар игътибарына “ЭХ, җиләкле җәйләре!” дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Балалар яңа китаплар белән бик теләп таныштылар  һәм өйләренә укырга алдылар.

Китапханәченең төп бурычы бу чорда фондта булган китапларны тәкъдим итү, периодик басмалар белән таныштыру ,"Укыдым һәм сезгә дә киңәш итәм!", - дигән кызыклы күргәзмәләр белән балаларны җәлеп итү .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International