Балаларның җәйге каникуллары, ә Алан авылы китапханәсендә - БИБЛИОҖӘЙ: уеннар, конкурслар, викториналар һәм, әлбәттә, күңелле аралашулар! Җәй айларында балаларга ял итәргә, көч тупларга, яңа дуслар табарга һәм күп китаплар укырга насыйп булсын дигән теләк белән, 18 июнь көнне, балалар игътибарына “ЭХ, җиләкле җәйләре!” дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Балалар яңа китаплар белән бик теләп таныштылар һәм өйләренә укырга алдылар.