Ул безнең дөньябызны матурлый , туган илебезгә мәхәббәт һәм сакчыллык тәрбияли. Табигатьнең могҗизалы дөньясын чагылдырган әкиятләр балаларда зур кызыксыну уята. 17 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Тамчы” клубына йөрүче балалар өчен “Табигать әкиятләре буйлап” дип исемләнгән йолдызлы сәгать үткәрелде. Табигать турындагы әкиятләр әйләнә - тирә дөньяны яратырга, аңа игътибарлы һәм күзәтүчән булырга өндиләр.