18 июнь көнне “Әҗекә” чишмәсе янында, Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Хыялый балачак” берләшмәсе, шулай ук кунакка кайткан балалар өчен “Бәхетле балачак” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле стартлар, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, су ташу, түбәтәй  уеннарын аеруча яратып уйнадылар. Балаларының ярышканын карарга килгән әбиләр, әниләр аларга көч биреп тордылар. Ахырдан татлы ризыклар белән чәй эчтеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International