16 июнь көнне Шәтке авылында Шәтке урта мәктәбе укытучылары мәдәният хезмәткәрләре, белән берлектә балалар Сабантуе үткәрделәр.
2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе
Сабантуйда мәктәп балалары һәм шәһәрдән кунакка кайткан балалар да бар иде. Балалар бәйрәмдә актив катнаштылар. Алар капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү, канат тартышу һәм башка уеннарда катнаштылар.