ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Югары Кибәхуҗа авылы яшьләре “Мин спортны сайлыйм” кысаларында һәм “Мухаметшин Ф.Х.” призына кушылып  17 июнь көнне Теләче футбол кырында Теләченең “Комаровка” командасы белән очрашып футбол уйнадылар. Уен “Комаровка” командасы файдасына төгәлләнде.

“Кояшкай” лагерена йөрүче балаларның бүгенге көне күңелле чараларга бай булды. Иртәнге оештыру эшләреннән соң  “Мисс һәм Мистер  җәй -2017” конкурсы үткәрелде, һәр бала үзенең җыр,бию,шигырь сөйләү буенча осталыкларын күрсәттеләр, ахырдан дискотекада күңел ачтылар. Балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча полиция хезмәткәре Низамиева Р.Р һәм  комиссия  сәркатибы Ханафиева М .Ф һәм Фортпост җитәкчесе  Сайфутдинов Р.Р. белән очрашу үткәрелде.

Лагерьның унберенче    көнендә вожатыйлар “Витаминнар иленә сәяхәт” темасына  сәламәтлек минутында һәр витаминның әһәмияте турында сөйләделәр. Иртәнге аштан соң балалар  авыл буйлап сәяхәткә чыгып, табигать кочагында хәрәкәтле  уеннар уйнадылар. Җәйнең  беренче чәчәкләреннән мини-букет конкурсы үткәрелде.Көннең икенче  өлешендә “Минем яраткан авылым” темасына проектлар эшләнелде.

16 июнь көнне  Максабаш авылы китапханәчесе, мәдәният йорты директоры белән берлектә, «Халык жәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче балалар белән, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, чишмә белән танышу максатыннан, чишмә янына экскурсиягә бардылар.    Шулай ук балалар белән хәрәкәтле уеннар да уйналды.

Кичә барышында булачак солдатка изге теләкләр, исән сау хезмәт итеп авылга кайтуны теләделәр.  Солдатның әти-әниләре кичәне оештырган клуб мөдире Т.А. Романова һәм китапханәче Л.И. Петровага зур рәхмәтләрен белдерделәр.


16
июнь, 2017 ел
җомга

Әлеге конкурста Максабаш  авылыннан Хәйретдинова Гөлназ катнашып рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкчесе Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Лилия.

15 июнь көнне Урта Мишә авыл  китапханәсендә,клуб белән берлектә,  киң катлам укучыларга “Киләчәк экстремизмсыз - Экстремизм  киләчәксез” дигән күргәзмә төзелде һәм обзор ясалды. . Әңгәмә барышында экстремистлыкның нинди куркыныч фаҗигаләргә, югалтуларга китерүенә басым ясалды. Шулай ук “Без экстремизмга каршы” исемле  буклетлар белән таныштырылды.

Әлбәттә ир-егетләр! Әйе, Ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. Безнең егетлэребез дә илебезне саклау өчен утка да суга да керергә әзер. 

15 июнь көнне Субаш авыл клубында булачак солдат Владислав Касьяновны  армия  сафларына  озату кичәсе булып узды. Кичә барышында булачак солдатка изге теләкләр, исән сау хезмәт итеп авылга кайтуны теләделәр.

Солдатның әти-әниләре кичәне оештырган клуб мөдире Т.А. Романова һәм китапханәче Л.И. Петровагазур рәхмәтләрен белдерделәр.

Бүген безнең балалар бакчасында, балалар прогулка вакытында төсле акбур белән рәсемнәр ясадылар. Аларга бу шөгыль бик охшады, ясаган рәсемнәренә карап балалар бик шатландылар.

Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Без үзебез генә сәламәтлегебезне ныгыта, саклый алабыз. Кеше сәламәт булганда гына, күктә кояш елмая, йомшак җил биттән сыйпый. Әгәр сәламәт булмасаң,тирә- яктагы бу могҗизаларны күрә дә, тоя да алмыйсың. Сәламәт булу - безнең беренче теләгебез, шул вакытта гына без башка теләкләребезне чынга ашыра алабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International