ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2017 ел
җомга

13 июнь көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Ф.Ф., мәдәният йорты директоры Хасанова З.Т. белән берлектә яшьүсмерләр өчен “Яшь бакчачы” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрделәр. Чәчәкләр үстерү серләренә өйрәттеләр. Үз көчләре белән мәдәният йорты янәшәсенә чәчәкләр утыртылар. Бергәләп эшләгән күмәк эш үз нәтиҗәсен озак көттермәс чәчәкләр белән сөендерер. Балалар эшләгән эшләреннән канәгатъ булдылар.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әңгәмә барышында табигатьнең кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясауы, дару үләннәре турында һәм халык медицинасы турында сөйләнде. Чара җанлы рәвештә, кызыклы һәм мавыктыргыч узды.

Бу конкурска авыл  табигатен, матурлыгын чагылдырган фотографияләр кабул ителәчәк. Соңыннан фотовыставка куелып, җиңүчеләр бүләкләнеләчәк.

Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Ф.Ф. Олы Нырсы мәдәният йорты директоры Хасанова З.Т. “Яшь бакчачы” дип исемләнгән яшьүсмерләр белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәргәннәр. 

Соңгы елларда, без көнбатыш хезмәттәшләребез үрнәгендә тыныч «уку залларын» калдырып җанлы урамнарга һәм паркларга ешрак чыгабыз. Төрле  акцияларда актив катнашабыз һәм ачык һавада уку заллары оештырабыз. Җәйге чорда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын интеллектуаль яктан тулы итеп оештырырга омтылу безнең төп максатыбыз булып тора.

Әңгәмә барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде. Яшьләр илебездә булган гадәттән тыш булган вакыйгалар турында үзләренең фикерләрен белдерделәр һәм аларны булдырмау өчен тәкъдимнәре белән уртаклаштылар

Бүген алар “Чәчтарашханә”дә булдылар. Тәрбияче апайлары аларга чәч ясау серләрен ачты, соңыннан балалар үзләре дә бер – берсенә матур итеп чәчләрен ясап куйдылар.

Китапханә эшчәнлегендә төрле басма материаллар - белешмәлек, буклетлар киң кулланыла. Айдар авыл китапханәсендә эшләнгән “Тайгак юлдан атламыйк!” дип исемләнгән белешмәлек “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында тәкъдим ителде. Анда сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаучы зарарлы гадәтләрнең кешегә, гаиләсенә, тирә-юньдәгеләргә, җәмгыятькә зур зыян китерүе, аларны кисәтү турында мәгълүматлар урын алды.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Җәй, китап, мин – дуслар!” исемле акция башланып китте. 14 июнь көнне “Яңа китаплар” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китап укучылар зур кызыксыну  белән  китаплар белән таныштылар.   

Практика рассмотрения органами по защите прав потребителей поступающих от потребителей вопросов показала, что проводимая разъяснительная работа среди населения о защите прав потребителей позволяет разрешать большинство споров между потребителями и продавцами (исполнителями) в досудебном порядке и поэтому необходимо и в дальнейшем такую работу продолжать.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International