Соңгы елларда, без көнбатыш хезмәттәшләребез үрнәгендә тыныч «уку залларын» калдырып җанлы урамнарга һәм паркларга ешрак чыгабыз. Төрле акцияларда актив катнашабыз һәм ачык һавада уку заллары оештырабыз. Җәйге чорда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын интеллектуаль яктан тулы итеп оештырырга омтылу безнең төп максатыбыз булып тора.