11 июнь көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова күчмә китапханә белән Тәмте авылына хезмәт күрсәтте.
Һәм безгә шуны истә тотып киләчәкне төзү өчен үткәннәрне искә төшереп, бүгенгесен белергә кирәк. 12 июнь - Россия көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә балалар белән "Мин яратам сине, Россия!" дигән танып белү - күңел ачу бәйрәме үткәрелде. Программада викториналар, табышмаклар, әйтемнәр әйтешү бәйгесе булды.
Чара барышында китапханәче укучыларга спортның кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә кирәк икәнлеген, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның файдасын аңлатты.
Изге рамазан ае күңелләребез сафлануга, тәнебез сәламәтләнүгә, тормышыбызда бәрәкәт артуга сәбәп булсын, шәфкатьлелекне, изгелекне, яхшылыкны арттырсын.
Бәйрәм барышында Россиягә багышланган җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, әңгәмә үткәрелде.
Татарстан көрәшчеләре чемпионатта уңышлы чыгыш ясады. Алар арасында Теләче спорт мәктәбе укучысы- Динар Кәримуллин. Ул билбаулы көрәшнең ирекле стилендә 68 кг үлчәү авырлыгында 2 урын яулады. Теләчедән Раил Нургалиев үз авырлык үлчәвендә классик стильдә 1 урынны яулап, чемпион булып танылган.
Раиль июльдә Астанада узачак дөнья чемпионатында ил данын яклаячак.
14 июньдә “Акчарлак” лагеренда “Россия төсләре” дигән иҗади конкурс уздырылды. Конкурснын максаты – балаларнын иҗади мөмкинлекләрен үстерү; туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.