8-11 июнь көннәрендә Черкесск шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты узды.

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Татарстан көрәшчеләре чемпионатта уңышлы чыгыш ясады. Алар арасында Теләче спорт мәктәбе укучысы- Динар Кәримуллин. Ул билбаулы көрәшнең ирекле стилендә 68 кг үлчәү авырлыгында 2 урын яулады. Теләчедән Раил Нургалиев үз авырлык үлчәвендә классик стильдә 1 урынны яулап, чемпион булып танылган.

Раиль июльдә  Астанада  узачак  дөнья  чемпионатында  ил  данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International