ЯҢАЛЫКЛАР



13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Уенда кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Ике командага бүленеп ярышкан балалар барлык бәйгеләрне дә уңышлы үтеп Ватаныбыз Россия турында бик күп яңа мәгълүмат тупладылар. Уенда дуслык җиңде.

 Россия көне уңаеннан, Теләче ял паркында мәдәни чаралар үткәрелде. Китаплар, декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмәсе эшләде.  Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Өлкәннәр исә армрестлингта үзләрен сынады. Әлеге бәйгедә аеруча хатын-кызлар теләп катнашты.  Балалар өчен оештырылган сумо уенын олысы, да кечесе дә кызыксынып күзәтте.

Китапханәдә китап - күзәтүләр, күргәзмәләр белән танышулар үткәрелә. Җәй көне китап уку балаларның китапка булган ихтыяҗларын арттыра. Шулай ук балаларның вакытларын дөрес бүләргә дә ярдәм итә.

Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бәйрәм уңаеннан  Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Теләче ял паркында “Моя Родина – Россия” дигән күргәзмә тәкъдим иттеләр һәм китап сату сәүдәсе оештырдылар. Күргәзмәгә илебез тарихына багышланган материаллар куелды.

9 июнь көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзаләләре шулай ук мәчеткә тәравих намазына йөрүчеләр өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Күркәм мәҗлесне авылыбызның имамы Рамил хәзрәт Коръән укып башлап җибәрде һәм  рамазан аеның фазыйләтләре турында да аңлатты.

Әлеге чара   «С чего начинается Родина» җыры белән башланып китте. Балалар Ватан сүзенең нинди мәгънә аңлатуы турында фикер алыштылар, мәкаль, әйтемнәрне, рус халык әкиятләрен искә төшерделәр, рус халкының тормышы, тарихы һәм мәдәнияте турындагы сорауларга җаваплар тыңладылар. Күргәзмәдәге материаллар аша  балалар Ватан турындагы белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр.

Китапханәче   шагыйрьнең тормыш юлы  һәм иҗаты турында сөйләде. "Мой любимый сказочный персонаж" исемле конкурс һәм А.С.Пушкинның әкиятләре буенча викторина үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International