ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

                                              

Китапханәче укучыларга  Россия символларының төшенчәләрен аӊлатты, «12 июнь день России» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Бу бәйрәм – туган илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык һәм милли бердәмлек символы. Шул уңайдан, 10 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Россия – минем илем!” дигән китап күргәзмәсе төзелде.

Уен формасында үткәрелгән викторина, әкиятләр һәм балалар язучыларының әсәрләре буенча булды. Балалар уеннарда актив катнаштылар, сорауларга тату җавап бирделәр.

Әлеге уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә “Конституция көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә телләр, законнар, конституция  китаплары куелды.

Россия көне  уңаеннан “Родник” халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе  белгечләре социаль хезмәт алучы яшүсмерләр белән Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт ясадылар.  Чараның максаты:  яшүсмерләрдә гражданлык-патриотик сыйфатлар формалаштыру, күзаллауны киңәйтү һәм танып-белүгә кызыксыну тәрбияләү.       

Шундый максат белән, 10 июнь көнне Шармыш авыл китапханәчесе «Почемучки» клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән  ачык һавада  «Любить природу – творить добро» исемле экологик сәгать уздырдылар. Балалар белән табигать һәм аңа булган мөнәсәбәт турында сөйләшенде, экологик викторина уйнатылды, табышмаклар әйтелде. "Маленькое большое море" исемле әкияти фильмны искә төшереп, балалар әз генә чүп ташлауда зур бәлага китерүен аңладылар. Чара файдалы, күңелле һәм кызыклы үтте.

2017нче елның  12 июнендэ  “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе Теләченең  волейбол мәйданында 2001  елда туган малайлар,кызлар арасында пляж волейболы беренчелеген үткәрде.Барлыгы 5 мәктәптән  36 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International