10 июнь көнне Баландыш авыл китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова "Кояшкай" лагерена йөрүче балалар белән "Укыйбыз да уйныйбыз, ял итәбез – вакытны файдалы итеп үткәрәбез" дигән танып белү уен программасы үткәрде.

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Уен формасында үткәрелгән викторина, әкиятләр һәм балалар язучыларының әсәрләре буенча булды. Балалар уеннарда актив катнаштылар, сорауларга тату җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International