Илебездә яшәүче барлык халыклар дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыра ул. Илебезнең күпмилләтле халкы бу көнне Туган Илебезнең данлы тарихын кабат искә төшереп, ата-бабаларыбызның Ватанны саклауга багышланган төрле яуларда күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта ирешкән уңышлары белән горурлана.
Әлеге конкурста Урта Мишә авылыннан Шарипова Ильвина катнашып рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкчесе Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия.
9 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, балалар белән авылдагы “Наил мәчете” нә экскурсия оештырдылар. Балалар мәчет һәм Фоат абый Гобәйдуллин белән таныштылар. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп - әхлак кагыйдәләрен аңлатты, кыска догаларны сөйләде. Һәм шулай ук балалар да үзләренең белгән догаларын яттан сөйләделәр.
Китапханәче чираттагы яңа кайткан китапларны инвентарь китабына теркәгәннән соң, "Яңа китап - яңа дус" дип исемләнгән күргәзмә эшләп, укучыларга тәгъдим итә. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла.
Яшәешебездә тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләр куллану, токсикомания, наркомания кебек начар күренешләрдә зур урын алып тора. Һәм бу күренешләргә укучыларның елдан - ел күбрәк тартылуы барыбызны да борчуга сала. Шушы максаттан чыгып, начар гадәтләргә каршы көрәш алып барыла. Әлеге айлык кысаларында, 7 июнь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Наркотикларсыз тормыш» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Бәйрәм уңаеннан районыбызда күңелле чара - Велосипедларда ярыш булып узды. Олысы да кечеседә барысыда әлеге чарада актив катнашты. Беренче 80 кеше медальләр белән бүләкләнде. 12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз. Чын күңелебездән райондашларыбызны дәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Иминлек, уңышлар, бәхет һәм муллык телибез!
Теләче сәнгать мәктәбе укучылары бу бәйрәмнән читтә калмадылар. Бәләкәйләр, уртанчылар бию торкемнәре һәм театр бүлегендә укучы балалар үзләренең осталыклары белән сәхнәдә аеруча да аерылып тордылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
1) ”Россиянең дәүләт символлары” – интеллектуаль уен.
2) Россия Федерациясенең гимнын башкару.
3)” Без тынычлык яклы!” – асфальтта рәсем ясау.
“Акчарлак” лагеренда 12 июнь – Россия бәйсезлеге көне иртәнге линейка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М. “Россия - минем ватаным!” дигән темага әңгәмә уздырды, күпмилләтле Россия халкының үткәне, киләчәге хакында сөйләде. Аннан соң балалар Шагиазданова Э.Т. әзерләгән интернет-уенда катнашып Россия символлары буенча сорауларга җавап бирделәр. Нәтиҗә тубәндәгечә булды. Беренче урында “Тамчыкай”, икенче урында “Кояшкай” отряды. Афәрин! Без булдырабыз!
Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз.
Чын күңелебездән райондашларыбызны дәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Иминлек, уңышлар, бәхет һәм муллык телибез!