12 июньдә Рәсәй көнен билгеләп үтәбез.

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Илебездә яшәүче барлык халыклар дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыра ул. Илебезнең күпмилләтле халкы бу көнне Туган Илебезнең данлы тарихын кабат искә төшереп, ата-бабаларыбызның Ватанны саклауга багышланган төрле яуларда күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта ирешкән уңышлары белән горурлана.

Һәр буын ил тарихына үз битләрен яза, үзенең эш-гамәлләре белән кереп кала. Бөек илебезнең олы тарихы һәр төбәк, һәр шәһәр- район, һәр авыл һәм һәр гаиләнең кечкенә тарихыннан туплана.

12 июнь көнне зур бәйрәм уңаеннан, Теләчедә велоузыш узды. Ярышта һәр теләгән кеше катнаша алды. Без бакча хезмәткәрләре дә бу бәйрәмгә килдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International