Җәйге лагерьда Россия көне

2017 елның 13 июне, сишәмбе

“Акчарлак” лагеренда 12 июнь – Россия бәйсезлеге көне иртәнге линейка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М. “Россия - минем ватаным!” дигән темага әңгәмә уздырды, күпмилләтле Россия халкының үткәне, киләчәге хакында сөйләде. Аннан соң балалар Шагиазданова Э.Т. әзерләгән интернет-уенда катнашып Россия символлары буенча сорауларга җавап бирделәр. Нәтиҗә тубәндәгечә булды. Беренче урында “Тамчыкай”, икенче урында “Кояшкай” отряды. Афәрин! Без булдырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International