Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Бәйрәм уңаеннан районыбызда күңелле чара - Велосипедларда ярыш булып узды. Олысы да кечеседә барысыда әлеге чарада актив катнашты. Беренче 80 кеше медальләр белән бүләкләнде. 12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз. Чын күңелебездән райондашларыбызны дәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Иминлек, уңышлар, бәхет һәм муллык телибез!