Дини тәрбияне сабый чактан ук бирү мөһим

2017 елның 13 июне, сишәмбе

9 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, балалар белән авылдагы “Наил мәчете” нә экскурсия оештырдылар. Балалар мәчет һәм Фоат абый Гобәйдуллин белән таныштылар. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп - әхлак кагыйдәләрен аңлатты, кыска догаларны сөйләде. Һәм шулай ук балалар да үзләренең белгән догаларын яттан сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International