2017нче елның 12 июнендэ “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе Теләченең волейбол мәйданында 2001 елда туган малайлар,кызлар арасында пляж волейболы беренчелеген үткәрде.Барлыгы 5 мәктәптән 36 укучы катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
Малайлар арасында: Кызлар арасында:
1 урын- Олы Мәтәскә 1- Шәтке
2 урын- Иске Җөри 1 2- Иске Җөри 1
3 урын- Үзәк 1 3- Олы Мәтәскә
4 урын- Шәтке 4- Теләче 3
Призлы урыннар яулаган командаларга мактау грамоталары һәм медальләр, истәлек буләкләре тапшырылды. 1 урын яулаган командага Кубок тапшырылды. “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе әлеге ярышларны үткәрүдә булышлык күрсәткән “ЛМР Пласт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте , аның җитәкчесе Кәбиров Г.М. олы рәхмәтен белдерә.