Җырлап-биеп бәйрәм иттек

2017 елның 13 июне, сишәмбе

 Россия көне уңаеннан, Теләче ял паркында мәдәни чаралар үткәрелде. Китаплар, декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмәсе эшләде.  Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Өлкәннәр исә армрестлингта үзләрен сынады. Әлеге бәйгедә аеруча хатын-кызлар теләп катнашты.  Балалар өчен оештырылган сумо уенын олысы, да кечесе дә кызыксынып күзәтте.

Район халкын гомумдәүләт бәйрәме белән Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин тәбрикләде.   Бу көнне республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар да  сәхнәгә чакырылды. Район мәгариф бүлеге һәм “Бердәм Россия” партиясенең Теләче бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Дети рисуют страну” дип аталган унберенче республика бәйгесенең район турында  56 бала катнашты.  Шулар арасыннан 3 номинациядә җинучеләр билгеләнде “Төп закон” номинациясендә  беренче урынга Әбде урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Алексей Домолазов, икенче урында Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Айзилә Шигабиева, өченче  урынны   Үзәк урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Артур Котников һәм  Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучысы Әмир Миннебаев бүлеште.  “Куркынычсыз юллар” номинациясендә  бенчелекне Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Рафил Ибраһимов алды. Икенче урынга Әбде төп мәктәбе укучысы  Юлия  Никитина, өченче урынга  Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Инсаф Ибәтуллин лаек булды.   “Әйләнә – тирә мохитне саклау” номинациясендә Лесной башлангыч мәктәбеннән  Аделина Ящикова, Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Ислам Фатыйхов һәм Олы Мишә урта мәктәбеннән Альмир   Мөхәммәтовлар җиңү яуладылар. Аларга истәлекле бүләкләрне Айрат Фәтхуллин тапшырды.

 Футбол уены үзенә яшьләрне җыйды. Саба, Арча һәм Теләче районы командалары матур уен күрсәтте. Әлеге спорт һәм сәнгать бәйрәмендә җыр-музыка, уен-көлке, әти-әниләренә ияреп килгән балаларның шат авазы өзелеп тормады. Җыр-бию  яратучыларны районыбыз үзешчәннәре  үзләре янына туплады. Зур сәхнәдә балалар да, яшьләр дә чыгыш ясады.

Райондашларыбыз  бу көнне хәйрия акциясендә дә теләп  катнашты. Тупланган хәйрия акчасы яшь райондашыбыз Илсия Илдус кызы Шәйхетдинованы дәвалауга тотылачак. Күпчелек райондашларыбыз “Тамчылардан күл  җыела” дип ярдәм итәргә ашыкты.

 

Бәйрәм чарасы ачык һавада нәфис фильм карау, яшьләр өчен күңелле дискотека белән тәмамланды. Бу көнне  спорт уеннарында катнашып, бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачып кайтып китү һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.

Эльмира Әхмәтҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International