ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

Хөрмәтле райондашлар! Илебез 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Безне, кайда гына яшәсәк, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Дәүләтнең куәте һәм даны һәр кешенең уңышыннан һәм хезмәтеннән барлыкка килә. Моның шулай икәнлеге Россиянең дәүләт суверенлыгы турындагы декларация кабул итүдән соң узган 26 ел дәвамындагы үзгәрешләр белән ачык раслана. Сәнәгатьтәге, рухи өлкәдәге, халыкның көнкүрешен яхшырту юнәлешендәге казанышларны без ачык тоябыз, анда безнең дә өлеш барлыгына куаныч кичерәбез. Теләчелеләр моны яхшы аңлап, уртак уңышка үз өлешләрен кертәләр, районыбыз көннән-көн үсә, матурлана. Без моның белән ихлас горурланабыз. Бу бәйрәм барыбызның да Ватанга мәхәббәт хисләрен арттырсын!

Әлеге бәйрәм киң таралган булмасада, күп кенә кешеләр аны көтеп ала һәм күңелле итеп уздыра.   Бу көнне Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә , балалар белән  рәсем конкурсы үткәрде.

Әлеге акция наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында уздырылды. Акция кысаларында «Хозяин судьбы» дип исемләнгән уен – викторина уйнатылды, презентация күрсәтелде. Шулай ук китапханәдә сәламәт тормыш алып барырга өндәүче   «Здоровая молодежь – здоровая Россия» исемле күргәзмә эшләнде.

Алан авылы китапханәсендә шушы бәйрәмгә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә дәүләт символлары, Россия һәм Татарстан тарихы турында китаплар, Алан авылыннан чыккан атаклы шәхесләр турында альбом, аларның ирешкән уңышлары турында мәглүматлар куелды.

9 июнь көнне Айдар авылы  китапханәчесе А. Фаляхова Наркотикларсыз тормыш  акциясе кысаларында “Үз кулыңда дөнья яме!»  дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә  сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүче төрле әдәбият, буклетлар, белешмәлекләр урын алды.

Китапханәче балаларны китапханәнең җәйге каникул чорына чаралар планы белән таныштырды, балалар өчен яңа кайткан китаплардан төзелгән “Каникулга күчтәнәч” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Шулай ук китапханә бакчасында балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды.

«Наркотикларсыз тормыш» дип исемләнгән  акция  кысаларында  Максабаш мәдәният йортына клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән  “Үпкәгез чистамы?” дип исемләнгән  чара узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International