ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

Атна дәвамында балалар күп төрле балыклар, кысла, кәлтә – ташбака һ.б. хакында күп мәгълүмат туплады. Балалар су җәнлекләрен  асвальтка да, кәгазьгә дә төшерделәр.Төрле материаллардан аппликацияләр ясадылар. Пластилин,камырдан да әвәләделәр. Ахырдан тәрбияче апалары  су җәнлекләре хакында әңгәмә корып балаларның сүз байлыкларын арттыру өстендә эш алып барды.

Атнаның соңгы көнендә тәрбияче Гарифуллина Алира Рәхимҗановна балаларга мавыктыргыч уен уйнатып тәмамлады. Балалар бүлмәдә яшеренгән алтын балыкны төрле сынаулар үтеп таба алдылар.Ә соңыннан балалар алтын балык алып килгән тәмле күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.

Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.Шул уңайдан Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Бәхетле балачак" бию берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә Тыл ветераны Шәмҗиян әби Багаутдиновага ярдәм күрсәтү йөзеннән «Тыл Ветеранга бергәләп булышыйк!» исеме белән тимурчылык эшендә катнаштылар.   Кызлар аның өен җыештырдылар идәннәрен юып, тузаннар сөртеп һәм башка эшләрен эшлиләр. Тимурчылык эшләре белән балаларыбыз шөгыльләнәләр икән, аларның күңелләрендә һәрчак изгелек хисләре туар дигән теләктә каласы килә.

Чишмә тирәсендәге чүпләр һәм чүп үләннәре җыештырылды.Чишмә бит ул - үзе бер тере дөнья, анда авылның тарихы, аерым кешеләрнең тарихлары, ачылып бетмәгән серләр саклана. Шуңа күрә, табигатьнең кешелек дөньясына бүләк иткән бәхәссез байлыгын сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Эш азагында, китап укучылар белән чишмәнең килеп чыгышы турында әңгәмә үткәрелде.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә авыл китапханәсендә төрле мәдәни чаралар үткәрелеп тора. 8 июнь көнне аның чираттагысы “Челтерәп аксын чишмәләр” дигән исем белән  үткәрелде.  Авыл чишмәсе тирәсен чүпләрдән арындырып алдына чәчәкләр утыртылды. Бу чарада  укучылар актив катнаштылар.

Язучының "Алтын балык" китабындагы әкият, хикәяләрен балалар кычкырып укыдылар. Э. Шәрифуллина  үзенең шигырьләре белән көндәлек матбугатта 60 нчы елларның урталарыннан катнаша башлый. Ул шулай ук проза жанрында да эшли – яшьләр тормышына багышланган очерклар һәм балалар өчен хикәяләр яза.

Укучыларның  яллары кызыклы  һәм файдалы уза.  Алар төрле кызыклы чараларда актив катнашалар. Бүген аларның көнне Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән үрелеп барды.Укучылар бик теләп рәсемнәр  ясадылар, шигырь чыгардылар, Г.Тукайның тормыш юлын исләренә төшерделәр.

6 июнь көнне Субаш авыл китапханәсендә  бөек рус шагыйре А.С.Пушкин туган көненә карата  «Русский язык - прошлое и настоящее" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларына исәпләнгән.

6 июнь көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә Рус теле көненә багышланган “По дорогам русских сказок”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә рус халык әкиятләре урын алды.

Әлеге чараның максаты – наркотикларга тискәре караш тәрбияләү һәм  аларның законсыз әйләнешен кисәтү. Биредә урта яшьтәге мәктәп укучылары наркотикларга һәм башка зарарлы гадәтләр куллануга каршы булуларын рәсемнәрдә чагылдырырга тырыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International