Шул уңайдан Олы Мәтәскә авыл китапханәсендә төрле мәдәни чаралар үткәрелеп тора. 8 июнь көнне аның чираттагысы “Челтерәп аксын чишмәләр” дигән исем белән үткәрелде. Авыл чишмәсе тирәсен чүпләрдән арындырып алдына чәчәкләр утыртылды. Бу чарада укучылар актив катнаштылар.