Безнең халыкта элек –электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган.

2017 елның 9 июне, җомга

Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.Шул уңайдан Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Бәхетле балачак" бию берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә Тыл ветераны Шәмҗиян әби Багаутдиновага ярдәм күрсәтү йөзеннән «Тыл Ветеранга бергәләп булышыйк!» исеме белән тимурчылык эшендә катнаштылар.   Кызлар аның өен җыештырдылар идәннәрен юып, тузаннар сөртеп һәм башка эшләрен эшлиләр. Тимурчылык эшләре белән балаларыбыз шөгыльләнәләр икән, аларның күңелләрендә һәрчак изгелек хисләре туар дигән теләктә каласы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International