Язучының "Алтын балык" китабындагы әкият, хикәяләрен балалар кычкырып укыдылар. Э. Шәрифуллина үзенең шигырьләре белән көндәлек матбугатта 60 нчы елларның урталарыннан катнаша башлый. Ул шулай ук проза жанрында да эшли – яшьләр тормышына багышланган очерклар һәм балалар өчен хикәяләр яза.