Коры җирнең дүрттән өч өлешен океаннар алып тора, планетабызның 97% су запасы тәшкил итә. Бүген Лесной балалар бакчасында тәрбияче балаларга суның кеше тормышы һәм яшәеше өчен мөһим чыганак булуын аңлатты. Балалар төрле күзәтүләр аша суның үзлекләрен белделәр. Су иссез, төссез, үтә күренмәле, эретү үзлегенә ия. Шулай ук тәрбияче суның төрле халәттә булуын аңлатты: каты (кар, боз), сыек, газ хәлендә(пар). Тәрбияченең кызыклы әңгәмәсеннән соң, балалар сулыкларны чиста тотарга, табигатькә сакчыл караш булдырырга кирәклеген аңладылар.
2017 елның 8 июнь көнендә «Родник» “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре график нигезендә консультатив көн белән Иске Җөри җирлегендә булып кайттылар. Алар төрле категория гаиләләргә социаль проблемаларны чишүдә хезмәт күрсәттеләр.
Балалар тәрбиячеләр белән берлектә дуслык турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, соңыннан балалар белән “дуслар белән бергә”дигән темага кисеп – ябыштыру шөгыле үткәрелде.
Күркәм очрашу җаваплыгы чикләнгән "Таң" ширкәте ярдәме белән оешты. Бу көнне Ямбулат мәчетенә районыбызның баш мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм Төркиядән килгән дин карендәшебез катнашты. Тәэсирле вәгазьләр белән үрелеп барган очрашу авылдашларыбыз күңелендә әле озак сакланыр.
Клуб берләшмәләренә йөрүче балалар , авылдагы сату нокталарына кереп, 18 яше тулмаган балаларга спитрлы эчемлекләр сату тыелганын язган белешмәлекләр таратып чыкканнар.
7 июнь көнне район хуҗалыклары арасында 2017 елның терлек азыгын әзерләү өчен азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау чокырларының әзерлеген тикшерү максатыннан районда конкурс булып узды.
Мы за здоровый образ жизни» исемле күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә сәламәт яшәү рәвешен, начар гадәтләр һәм алардан саклану чараларын пропагандалаган китаплар куелды. Әлеге китаплар үз сәламәтлегебезне сакларга һәм кадерен белергә өйрәтә.
7 июнь көнне Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина К.Х. Шәтке урта мәктәбендә лагерьга йөрүче балаларга “Казан- гүзәл башкалам” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Дәрес барышында балалар Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары турында диск карадылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Балалар шулай ук үзләренең талантларын да күрсәттеләр, яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр, укыган китапларының кыскача эчтәлеген сөйләделәр.
Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә оештырылган “Кояшкай ” лагеренең икенче көнендә А.С.Пушкинның туган көне һәм “Рус теле көне” билгеләп үтелде. Тәрбиячеләр Гилазова Э.Р, Тимербайева Ф.М балаларга бөек рус шагыйре А.С.Пушкин турында мәгълүмат бирде. Пушкинның томышы һәм иҗаты турында презентациядә чагылдырып барылды. Пушкин әкиятләре буенча рәсем конкурсы, викторина үткәрелде.