Күркәм очрашу җаваплыгы чикләнгән "Таң" ширкәте ярдәме белән оешты. Бу көнне Ямбулат мәчетенә районыбызның баш мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм Төркиядән килгән дин карендәшебез катнашты. Тәэсирле вәгазьләр белән үрелеп барган очрашу авылдашларыбыз күңелендә әле озак сакланыр.