Коры җирнең дүрттән өч өлешен океаннар алып тора, планетабызның 97% су запасы тәшкил итә. Бүген Лесной балалар бакчасында тәрбияче балаларга суның кеше тормышы һәм яшәеше өчен мөһим чыганак булуын аңлатты. Балалар төрле күзәтүләр аша суның үзлекләрен белделәр. Су иссез, төссез, үтә күренмәле, эретү үзлегенә ия. Шулай ук тәрбияче суның төрле халәттә булуын аңлатты: каты (кар, боз), сыек, газ хәлендә(пар). Тәрбияченең кызыклы әңгәмәсеннән соң, балалар сулыкларны чиста тотарга, табигатькә сакчыл караш булдырырга кирәклеген аңладылар.