Китапханәдә интерактив дәресләр уен- сорау формасында үткәрелә.

2017 елның 9 июне, җомга

7 июнь көнне Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина К.Х. Шәтке урта мәктәбендә лагерьга йөрүче балаларга “Казан- гүзәл башкалам” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Дәрес барышында балалар Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары турында диск карадылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Балалар шулай ук үзләренең талантларын да күрсәттеләр, яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр, укыган китапларының кыскача эчтәлеген сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International