Атна дәвамында балалар күп төрле балыклар, кысла, кәлтә – ташбака һ.б. хакында күп мәгълүмат туплады. Балалар су җәнлекләрен асвальтка да, кәгазьгә дә төшерделәр.Төрле материаллардан аппликацияләр ясадылар. Пластилин,камырдан да әвәләделәр. Ахырдан тәрбияче апалары су җәнлекләре хакында әңгәмә корып балаларның сүз байлыкларын арттыру өстендә эш алып барды.
Атнаның соңгы көнендә тәрбияче Гарифуллина Алира Рәхимҗановна балаларга мавыктыргыч уен уйнатып тәмамлады. Балалар бүлмәдә яшеренгән алтын балыкны төрле сынаулар үтеп таба алдылар.Ә соңыннан балалар алтын балык алып килгән тәмле күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.