8 июнь көнне, Экология елы кысаларында, Алан авылы китапханәсенең китап укучылары “Хәтер чишмәсе”н чистарту буенча өмә оештырдылар.

2017 елның 9 июне, җомга

Чишмә тирәсендәге чүпләр һәм чүп үләннәре җыештырылды.Чишмә бит ул - үзе бер тере дөнья, анда авылның тарихы, аерым кешеләрнең тарихлары, ачылып бетмәгән серләр саклана. Шуңа күрә, табигатьнең кешелек дөньясына бүләк иткән бәхәссез байлыгын сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Эш азагында, китап укучылар белән чишмәнең килеп чыгышы турында әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International