26 май көнне «Батыр» спорт комплексында 2006-2007 елгы һәм 2008 елгы һәм кечерәк балалар арасында балаларны яклау көне уңаеннан, 19 яшь һәм олырак ир-атлар һәм хатын-кызлар бадминтон буенча район турниры узды. Ярышта район мәктәпләреннән 50 дән артык кече яшьтәге бадминтончы катнашты. Балалар ялгыз һәм парлы төркемдә уйнаса, олылар исә ялгыз һәм катнаш категорияләрдә көч сынашты.
29 май көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «ТАҢ» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайннын документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.
26 май көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Өч өлештән торган элеге чара авылыбыз чишмәләренә багышланды. Беренче өлешендә чишмәләрнең табигый байлык, изге җир икәнлеге турында сөйләнде. Чишмәләр белән татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары да тыгыз бәйләнгән булуы турында мәгълуматлар җиткерелде. Икенче өлешендә «Авылым чишмәләре” альбомы буенча аларның килеп чыгу тарихлары белән таныштык. Соңыннан рухыбыз көзгесе булган чишмәләргә багышланган шигырьләр укылды, викторина үткәрелде. Укучылар чарадан чишмәләрне төзекләндереп, саклап, җәйге каникул чорында чистартып торырга сүз биреп таралыштылар.
Изге ай - Рамазан, әлеге ай күпләр күңеленә ярамаганнан тыелу, гөнаһлардан чистарыну, яшәү рәвеше турында уйлану вакыты буларак кереп калган. Шул уңай белән Урта Мишә авыл китапханәсендә “Рамазан ае- изге ай” дип исемләнгән күргәзмә куелды.
Чарада катнашкан “Сабыйга” китап сөючеләр берләшмәсе өчен китапханәгә экскурсия үткәрелде, китапханә тарихы белән таныштылар һәм китапханәдә үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Китапханәче балаларны беренче китаплар һәм китапханәләр кайчан, ничек барлыкка килүе, катапның кеше тормышындагы роле белән таныштырды.Алан китапханәсе турында презентация күрсәтелде.Чара ахырында спорт уеннары оештырылды.
Язгы чакырылышка Урта Мишә авылыннан да егетебез Рәхимҗан Шингарев армиягә китә. 27 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, түгәрәк өстәл артында әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Әңгәмә ахырында булачак солдат һәм килгән кунаклар белән истәлек очен фотога тошелде, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.