25 май көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә "Альбатрос язмышы" китабы өчен 2004 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнүче, Миргазиян Юныска 90 яшь тулу уңаеннан, “Тел язмышы-милләт язмышы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә язучының китаплары урын алды, шулай ук тормыш һәм иҗат юлы белән танышу мөмкинлеге булдырылды.
Ләкин әлеге сүзләр күп кенә ата-аналар өчен узара бәйле булып тоелмый.Кызганыч ки,куп кенә уңай гаиләләр тәҗрибәсеннән күренгәнчә,алкоголизм,тәмәке һәм наркомания кешеләрнең газиз гомерләрен һәм күркәм язмышларын җимерә-җимерә яңадан-яңа киңлекләрне яулый бара. Ни аяныч, җәгыятьнең әлеге афәт басымы алдыннан көчсезлеген танырга туры килә. Шуларны истә тотып, Иске Карабаян китапханәсендә балаларның җәйге яллары алдыннан "Наркотикларсыз тормыш" дигән китаплардан кургәзмә төзеде.
25 май көнне Айдар авыл китапханәсендә күренекле язучы, публицист, эссеист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Миргазиян Юнысның 90 еллыгына багышлап «Шәмдәлләрдә генә утлар яна » дип исемләнгән күргәзмә эшләде. М.Юныс әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Күргәзмәдә әдипнең мөһаҗирләр язмышын, диңгез хезмәтен, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган, төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре урын алды.
4 мая 2017г. специалистом отдела развития и координации внутреннего рынка Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ в торговых объектах ООО «Агроторг» магазин «Пятерочка», АО «Тандер» магазин «Магнит» проведены обучающие семинары для продавцов. Подобные семинары проводятся для повышения правовой грамотности продавцов на уровне законодательной базы.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары конкурсларда теләп катнашалар. Республика күләмендә үткәрелгән «Дети рисуют страну” конкурсында катнашып, балалар рәсемнәр ясадылар. Ә III сыйныф укучысы Миннебаев Әмир район буенча 3 урынны яулады. Котлыйбыз!
"Язның бер көне-ел туйдыра"-ди халык мәкале. Шушы мәкальгә тугры калып,Максабаш башлангыч мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланды. Җирне көзге чүп-чардан чистартып, эшкәртеп, чәчү эшләре бара.
20 май көнне Казан шәһәрендә “Без бергә” республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының гала- концерты үтте.Гала-концертта Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә “Стиль һәм мода” түгәрәгенә йөрүче бертөркем укучылары катнашты. Яшь модельерлар үзләренең милли төсмерләр белән тегелгән киемнәрен күрсәттеләр.Фестивальгә нәтиҗә дә шушы тантанада ясалды. “Стиль һәм мода” коллективы “Мода театры “номинациясендә IIдәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.Ихлас күңелдән коллективны зур уңышы белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
Чың-чың! Соңгы кыңгырау! Ул 25 нче май көнне 4нче сыйныф укучылары өчен Максабаш башлангыч мәктәбе стеналары эчендә соңгы кабат яңгырады. Аларны инде яңа уку елында яңа мәктәпләр көтә. Аларга сәламәтлек, якты көннәр, уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән минстрлыгы указы, Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге приказы нигезендә 27 май көнне Теләче стадионында 11-12 һәм 13-15 яшьлек балалар арасында “Готов к труду и обороне” җәйге Фестивале булып узды. Фестивальдә барлыгы 78 бала катнашты.Бәйгедә катнашучылар киләсе төрләрдә көч сынаштылар: ераклыкка туп ату, йөгереп килеп ераклыкка сикерү, 60, 1500, 2000 м йөгеру, турникта тартылу,мылтыктан ату.
Бу дәреснең максаты балаларда аңлы рәвештә һөнәр сайлау ,аның тормышта кирәклеген аңлату булды. Дәрес уен формасында үтте.