Язгы чакырылышка Урта Мишә авылыннан да егетебез Рәхимҗан Шингарев армиягә китә. 27 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, түгәрәк өстәл артында әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Әңгәмә ахырында булачак солдат һәм килгән кунаклар белән истәлек очен фотога тошелде, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.
Район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашкан укучыларга дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
1 июня 2017 года Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан совместно с республиканскими министерствами и ведомствами с 10.00 до 13.00 на базе Дома дружбы народов Татарстана (г. Казань, ул. Павлюхина, д.57) запланировано проведение Дня правовой помощи гражданам, приуроченного к Международному Дню защиты детей.
Дару үләннәрен җыярга вакыт! 28 майда башлангыч сыйныф укытучылары Газизова Г.Ф., Садыкова Г.Ш. , Хасанова Г.Ә., Шагиазданова Э.Т. балаларны Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенә җыйдылар. Башта укучыларга халык медицинасында дару үләннәренең файдасы, дөрес җыю һәм киптерү серләре аңлатылды. Әңгәмәдән соң башлангыч сыйныф укучылары командасы табигатькә дару үләннәре җыярга кузгалды .Урамда балаларның шат авазлары гына ишетелеп торды. Эмоциягә бай булган көн бик тиз үтеп китте. Укучылар бик канәгать калдылар.
Безнең Шәтке балалар бакчасында яшелчәләр үстерү өчен бакча казылды, кишер, чөгендер, суган һәм башка төрле яшелчәләр утыртылды, уңышлар мул булсын теләктә калабыз.
26 май көнне «Батыр» спорт комплексында 2006-2007 елгы һәм 2008 елгы һәм кечерәк балалар арасында балаларны яклау көне уңаеннан, 19 яшь һәм олырак ир-атлар һәм хатын-кызлар бадминтон буенча район турниры узды. Ярышта район мәктәпләреннән 50 дән артык кече яшьтәге бадминтончы катнашты. Балалар ялгыз һәм парлы төркемдә уйнаса, олылар исә ялгыз һәм катнаш категорияләрдә көч сынашты.
2017 елның 20 нче май көнендә Трөк-Тәмте авылында яшәуче тыл ветераны Исмагилова Халисә Нэҗип кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Халисэ апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
2017 елның 23 май көнне Айдар авыл жирлеге территориясендә яшәүче шәхси затларнын трактор, тагылма арбаларга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында аларның регистрация документлары, техникаларнын төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә жавап биру мөмкинлекләре каралды.
Казан шәһәрендә “Татмедиа” акционерлык жэмгыяте “Сәхнә” театр журналы һәм “Салават купере” балалар журналы апрель аенда, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган коненэ багышланган, “Татмедиа”АЖ филиалы “Салават купере” журналы редакциясе директоры,”Сәхнә” журналы баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр житәкчелегендэ, “Иң оста шигырь укучы” бәйгесе уткәрелде. Шул бәйгедә безнең Теләче 2нче номерлы балалар бакчасынын мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче кызыбыз Валеева Азалия Азат кызы катнашып, 3-6 яшькәчә балалар арасында җинеп, 2 - нче урын яулап, “Диплом” һәм кыйммәтле буләкләр белән буләкләнде. Азалия безнен бик актив кыз, ул Республика кулэмендә, район буенча уткәрелгән төрле конкурсларда катнашып, күп призлы урыннар алды. Афәрин, Азалия! Уңышлар һәм сәламәтлек телибез, сина!
Тиздән җәйге каникуллар җитә. Балаларыбызны имин яллар белән тәэмин итү мәктәпнең һәм әти-әниләрнең бурычы. Шушы максаттан чыгып Олы Мишә урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр белән янгын куркынычсызлыгы, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хәвефсез юл, иминлек кагыйдәләре турында сөйләштек. Инструкцияләр белән таныштырдык, инструктаж үткәрдек. Җәйге ял-2017 дә укучыларыбызның сау-сәламәт, имин булуларын теләп калабыз.